САЙЛАУЛАР: машина яки смартфон отарга мөмкин 18, 19 һәм 20 сентябрьдә, РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын уздыру көнендә, #ВсейсемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотографияләр бәйгесе уздырыла. Бүләкләр саллы: 🚗 3 автомобиль 📱33 смартфон 📋 Конкурста катнашу шартлары: 🔹 Тавыш биргәннән соң махсус беләзек алырга. 🔹 Сайлау участогы урнашкан бинаның тышкы фонында гаилә белән фотога төшәргә (ким дигәндә, 1 беләзек күренергә тиеш). 🔹 Фотосурәттәге кеше саны икедән дә ким булырга тиеш түгел – гаилә әгъзалары, дуслар, хезмәттәшләр (18 яшьтән өлкәнрәк). 🔹 Фотода сайлау участогы урнашкан бинага керү ишеге (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш. 🔹 Фотоны 18 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 20 сентябрьнең 20.00 сәгатенә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы, #ТатарстанАлга хештеглары белән ВКонтактедагы шәхси биткә урнаштырырга (катнашучының ВКонтакте аккаунты фотоконкурс дәвамында ачык булырга, һәм ул 18 яшькә җиткән кешенеке булырга тиеш). Бәйгедә Татарстан Республикасында яшәүчеләр генә катнаша ала. Бәйгегә кагылышлы, шулай ук призлар турындагы мәгълүматны https: //vk.com/tatarstanalga марафон бергәлегендә табарга мөмкин. 🚗📱Призлар уйнатуның трансляцияләре «Татарстан Алга» ВКонтакте бергәлегендә һәм ТНВ телеканалының туры эфирында күрсәтеләчәк.